Тәтешлеләр кышны озатуны Май чабу бәйрәме белән билгеләп үттеләр.
(Тәтеш, 4 март, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова, автор фотосы).
Ярминкә
Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда күп төрдәге азык-төлекләр белән тезелеп киткән сәүдә рәтләре иртә таңнан ук эшли башлады. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, җирле үзидарәләр, эшкуарлар төрледән-төрле продукцияләр тәкъдим иттеләр. Ит, балык, бал, сөт гадәттәгечә зур сорау белән файдаланылды.
Язгы ярминкәдә актив катнашканнары-сатканнары өчен район администрациясеннән Дипломнар белән бүләкләнделәр: Тәтеш татар урта мәктәбе, Тәтештәге 1нче урта мәктәп, Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумы, Зур Әтрәч һәм Олы Тормы авыл җирлекләре, “Колос” агрофирмасы.
Сау бул, кыш!
Әкият персонажлары Петрушка һәм Шамакайлар һәркемне рух күтәренкелегенә чакырып, күмәк күңел ачуны район мәдәният йорты каршындагы мәйданда ачып җибәрде. Кыш, Яз һәм Май чабу гадәттәгечә уен-көлке: гер күтәрү, аркан тартышу әзерләгәннәр һәм шуларны кызыклы итеп үткәрделәр. Убырлы Карчык шаян такмаклар бәйгесен башлап җибәрде. Балалар бик рәхәтләнеп халык җырларын, шаян такмаклар башкардылар, әйлән-бәйләндә катнаштылар. Бәйрәм ахырында Яз килде һәм якты кояш ныграк җылытсын дип теләде. Чарада катнашучылар ел буе бәхетле һәм бай булу өчен, “Карачкы яндыру” йоласын уздырды.
Шәһәрле Сергеевлар болай дип уртаклаштылар: “Бүген барысы да эшләнде – әйберләр дә сатып алдык, күптәнге дусларны да очраттык, бәйгеләрдә дә катнаштык, чын күңелдән бәйрәм дә иттек”.
Саварни
Тоншермада чираттагы тапкыр кышны озату һәм язны каршылау бәйрәме – күңелле Саварни – булып узды. Күңелле тантанада катнашучылар чуаш халкы уеннарын һәм мәзәк-көлкеләрен уйнады, тәмле камыр ашамлыкларыннан һәм кайнар чәйдән авыз итте, бизәлгән дуга аша узып: барлык начарлыкларны артта калдырып, кешеләр язны якты өметләр һәм яхшы ышаныч белән каршылау йоласында катнашты.
Авыл клубында бәйрәм кысаларында “Теччешевлисем” (“Тәтеш балкышы”) иҗат фестивале үтте, анда җирле талантлар да, күрше торак пунктлардан килгән кунаклар да чыгыш ясады.
Язгы матур Саварни бәйрәме Тәтеш районының чуаш милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Володар Тимофеев, эшкуарлар Шәүкәт Хөсәенов, Юрий Нагуськин, Валерий Евдокимов, җирлек башлыгы Илдар Халиков ярдәмендә булды.
Нет комментариев