Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында республикабызда 24 мең машинаны үткәрү постларыннан кире борып җибәргәннәр
Җәмгыять

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында республикабызда 24 мең машинаны үткәрү постларыннан кире борып җибәргәннәр

Татарстанда постларда 700 меңнән күбрәк кеше тикшерелгән.

(Тәтеш, 13 апрель,  "Тәтеш таңнары").  Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында республикада 24 меңнән күбрәк машинаны үткәрү постларыннан кире борганнар. Коронавируска каршы көрәшү буенча оператив штабта "Татар-информ"га шул хакта хәбәр иткән.

Үзеңне изоляцияләү кертелгән вакыт эчендә республикабыз шәһәрләренә һәм районнарына керә торган җирләрдәге постларда 743 305 кеше тикшерелгән.

Шуның 3 меңгә якыны административ хокук бозган өчен штрафка җәлеп ителгән. Штрафларны күпчелек үз-үзеңне изоляцияләү тәртибен бозган өчен салганнар.

Шулай ук эзләнүдә булган дүрт кеше тоткарланган, 10 җинаять ачылган.

"Ялган, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дарулар, медицина эшләнмәләре, ялган биологик актив өстәмәләр әйләнеше" маддәсе нигезендә, 6 җинаять эше кузгатылган. Ялган документлар, мөһер яисә бланклар ясау, җитештерү яки аларның әйләнеше буенча биш эш кузгатылган.


Нет комментариев