Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында тәтешлеләр ниләр белән шөгыльләнә?

Тәтеш ­районында яшәү­челәрнең күп­челеге, бөтен Россиядәге кебек, үзләрен изоля­цияләүдә тота.

(Тәтеш, 10 апрель, «Тәтеш таңнары»).  Без гә­җит укучыларыбызны сораштырдык һәм аларның көннәрен ничек үткә­рүләрен белдек.

Любовь Гарнизова: 
– Үз-үзеңне изоляцияләү башланганда ­бакча кишәрлеген җыеш­тыр­дым. Суган рассадасын аерып утыртырга җыенам. Догалар укыйм. Телефон аша дусларым һәм туганнарым белән аралашам, Интернет аша да бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз.

Марина Кирилина, күп бала анасы:
– Үз-үзеңне изоляцияләү тәртибе барышында бөтен гаилә белән җыелу мөмкинлеге барлыкка килде. Бергәләп уйныйбыз, мультфильмнар карыйбыз, олы кызым кечкенәләренә әкиятләр укырга ярата. Әтиләре әлегә өйдә булганда, әниләренең йорт эшләренә күбрәк вакыт барлыкка килде. Әгәр көн яхшы булса – саф һавага чыгабыз, әмма бары тик үзебезнең бакчага гына, анда бит яз килү белән шактый эшләр башкарасы бар.

Галина Сабрекова:
– Бик зарурилык булмаса, өйдән чыкмас­ка тырышам. Өйләрне җыештырдым, күп укыйм, туганнар белән “Скайп” аша аралашам, бер-беребезне тынычландырырга тырышабыз, танышларны, аеруча да яшьләрне, өйдән чыкмаска күндерәм. Һәм гомумән алганда, бу тормышыңны яңадан уйлап күздән кичерү, дөрес нәтиҗәләр ясау, үзеңнең якыннарыңа ярдәмчел, шәфкатьле, аеруча да игътибарлы булу ­вакыты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев