Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзара салым программасы ничек тормышка аша: Льяш авыл җирлеге

Льяш авыл җирлеге составына өч торак пункт керә: Льяш, Ямбакты, Олы Бисәр.

(Тәтеш, 19 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Елена Калашникова). Соңгы дүрт ел эчендә үзара салым буенча акча бүлеп бирүнең шактый зур үсеш күренеше күзәтелә. Әгәр 2014 елда 49 мең 100 сум җыелган булса, агымдагы елның беренче кварталы эчендә – 119 мең сум. Рес­публика бюджетыннан финанслау хисабы белән әлеге акчага Ямбактыда кое төзекләндерелгән, барлык өч торак пунктта зиратлар өлешләп коймалап алынган, урам яктырткычлары урнаштырылган, юлларга вак таш түшәлгән. “Быел җирлек территорияләрендәге үләннәрне чабу өчен безнең тарафтан бензин пычкысы сатып алынды, Льяштә зиратны коймалап алу дәвам ителде, яңа яктырткычлар урнаштыру дәвам итә, электр энергиясен күп сарыф итмәс өчен шушы араларда урам яктырткычларын таймерлар белән җиһазландырабыз. Сентябрь һәм октябрь айларында авыл эчендәге урам юлларын тигезләүгә акча үзләштереләчәк. Шулай ук Олы Бисәрдә һәм Ямбактыда коелар төзеләчәк”, – дип уртаклашты Льяш җирлеге башлыгы Ирина Тихонова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X