Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Үзара салым программасы ничек тормышка аша: Нармонка авыл җирлеге

    Нармонка авыл җирлеге составына биш торак пункт керә, анда яшәүчеләр үзара салым программасында актив катнашалар.

    (Тәтеш, 23 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Елена Калашникова, Гүзәл Сумочкина фотосы). 2015 елда аның буенча 133 мең сум җыелган, субсидияләнү хисабы белән сумма 665 мең сум тәшкил иткән. Әлеге акчага Нармонкада һәм Зеленовкада юллар өлешчә ремонтланган, җир күпер һәм аңардан чыгу юлы норматив хәлгә китерелгән, Чинчуринода җәяүле күпере төзелгән, Кушкуйда ике кое ясалган, алга таба эшләр өчен вак таш сатып алынган.
    2016 елда үзара салым программасы буенча җыелган акчага җирлекнең барлык торак пунктларында урамнарны яктырту өчен багана лампочкалары алыштырылган, Нармонкада зират коймасы өлешчә ясалган, Колунецта су үткәргеч системасы ремонтланган, Зеленовкада Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл куелган. 

    2017 елда җыелган акча Нармонка, Чинчуринода зират коймасын ясауны тәмамлауга, шушы ук авылда чүп чыгарып түгү һәм куркыныч тудыручы агачларны кисү буенча хезмәтләргә сарыф ителгән. Чинчуринода һәм Колунецта урамнарга диодлы яктырткычлар урнаштырылган, Нармонкада су үткәргеч челтәрләрне ремонтлау башланган.

    Үзара салым программасы буенча агымдагы елда авыл җирлекләрендә яшәүчеләр тарафыннан 206 мең сум җыелган, республика бюджетыннан субсидияләү хисабы белән сумма 1 миллион 30 мең сум тәшкил иткән. Җирлек башлыгы Тәлгать Хәкимов әйтүенчә, бүгенге көнгә Кушкуйда юллар һәм буалар, Нармонкада юллар ремонтланган, Чинчуринода зират коймалап алынган, парк һәм чишмә төзекләндерелгән. “Планда – Колунецта су үткәргечне ремонтлау, торак пунктлардагы юлларны ремонтлауны дәвам итү, аларның һәркайсында видеокүзәтү системасы урнаштыру, өч авылда да скважиналарны төзекләндерү. Авыл кешеләре Сергей Филатов, Ивлевлар гаиләсе һәм башкалар эштә безгә зур ярдәм күрсәтәләр”, – диде әңгәмә барышында Тәлгать Алимҗан улы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: