Тәтеш ягы тарихы музеенда юбилее уңаеннан шундый исемдәге бүләк итү акциясе старт алды.
(Тәтеш, 1 февраль, “Тәтеш таңнары”). Һәм инде бүләк итүчеләрнең яңа исемнәре музей дусларының һәм аның мәртәбәле кунакларының исемлеген тулыландырды. Алар арасында Татьяна Забегина да бар. “Җир йөзендәге чишмәләр” хәйрия фонды учредителе, Татарстан Республикасының иҗтимагый палата әгъзасы Татьяна Вениаминовна Тәтештә һәм Долгая Полянада экскурсиядә булып, безнең якларга гашыйк булды, ә алпавыт утарын төзекләндерү турында белгәч, булачак экспозиция өчен музейга бүләк итеп үзенчәлекле әйберләр – хатын-кызлар бизәнгечләре һәм XX гасырның беренче яртысындагы уенчыкларны тапшырды.
Нет комментариев