Жуково авыл җирлеге
Җәмгыять

Жуково авыл җирлеге

“Барлык мәсьә­ләләрне авыл халкы белән бер­гәләп хәл итәбез, – ди җирлек башлыгы Николай Сапожников.

(Тәтеш, 21 апрель, «Тәтеш таңнары») «Быел Иоковода юлны төзекләндерергә ниятлибез. Шушы ук авылда 3 чак­рымлы су үткәргеч ясар өчен документлар әзер, Жуковода 800 метрга урнаштырылачак. Жуковолылар үтенече буенча райпо кибете капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачачак. Берлектәге өлкән яшьтәге өч кеше һәрчак игътибар үзәгендә – аларга азык-төлекләр, сораган әйберләре китерелә, юллар яхшы. Иске Сумароковода кешекалмады, шулай да якташлар әби-бабаларының истәлеген изге хөрмәтли – быел биредә зират тимер рәшәткә белән әйләндереп алыначак”. Николай Петрович җирлектә яшәүчеләрнең барлык эшләре белән кызыксынып торган “Колос” агрофирмасы җитәк­челегенең һәр яклап зур ярдәм күрсәтүен ­­билгеләп үтә.


Нет комментариев