Зиратларны тәртиптә һәм чисталыкта тоту Тәтеш районындагы һәр кеше өчен мөһим бурыч булды һәм шулай булып кала да.
(Тәтеш, 21 декабрь, "Тәтеш таңнары"). Бу ахирәт дөньясына күчкән мәрхүмнәргә без күрсәтә ала торган хөрмәт хисләре.
Тәтештә яшәүчеләр узган елны үзара салым мәсьәләләре буенча референдумда акча кертү объектлары өчен тавыш бирде. Алар арасында шәһәрнең көньяк-көнбатыш читендәге яңа зират та бар иде. Шәһәрлеләр тарафыннан җыелган һәм әлеге суммага дәүләттән дүрт тапкыр өстәлгән акчага барлыгы 1200 метр озынлыктагы тимер коймалар ясатылды һәм каберлек буенча урнаштырылды. Керү юлында чүкеп ясалган биек капка барлыкка килде. Эш сыйфатлы итеп башкарылган.
Һәм тагын: муниципалитет акчасына олы юлдан зиратка кадәр, христиан һәм мөселман территорияләренә, 250 метр озынлыгында һәм 10 метр киңлегендә вак таштан йөрү сукмаклары түшәлде. Шәһәр башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Гарифуллин уртаклашканча, алга таба юлга асфальт салыначак, зиратны төзекләндерү буенча эшләр дәвам итә.
Нет комментариев