-----
Зур Әтрәч авылы китапханәсендә узган чара йөрәкләрне кузгатырлык, һәркемне уйга салырлык итеп оештырылган иде. Очрашу Бөек Ватан сугышы башлануның фаҗигале мизгелләрен гәүдәләндергән театральләштерелгән кереш бүлектән ачылды.
Китапханәдә барган вакыйгалар шулкадәр тетрәндергеч һәм ихлас булды ки, җан өшеткеч ул минутларны карап утырганда бик күпләрнең күзләреннән яшьләр акты. Бу — онытылмас тарихка, халкыбызның тиңсез батырлыгына һәм аның нинди корбаннар бәрабәренә яуланган Җиңүгә тирән хөрмәт билгесе иде.
Нет комментариев