Җәмгыять

Зур этнографик диктант 3 ноябреннән 8 ноябренә кадәр уздырыла

Диктантта Россия һәм чит ил кешеләренең теләге булган һәркем катнаша ала.

(Тәтеш, 2 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). 2020 елда «Зур этнографик диктант» Халыкара агарту акциясе бишенче тапкыр узачак. Диктант бердәм чорда - 2020 елның 3 ноябреннән 8 ноябренә кадәр уздырыла. Үткәрү форматы - онлайн.

Диктант халыкның этнографик белем дәрәҗәсен, Россиядә яшәүче халыклар турында белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирә. Ул киң җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә җәлеп итә.

Диктантта Россия һәм чит ил кешеләренең теләге булган һәркем катнаша ала. Быел рәсми сайт һәм Диктант биремнәре инглиз һәм испан телләренә күчереләчәк.

Биремнәр 00.01 сәгатьтә бастырылачак. 2020 елның 3 ноябрендә (моск.вр.) Зур этнографик диктантның рәсми сайтында www.miretno.ru.


Нет комментариев