Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Зур Әтрәч авыл җирлеге

Җирлек башлыгы Илнур Юнысов якташлары турында игелекле, үзләренең туган җирен төзекләндерергә тырышучы кешеләр буларак сөйли.

(Тәтеш, 21 апрель, «Тәтеш таңнары») “Үзара салым акчасына төзекләндерү буенча зур эшләр башкарабыз. Программа гамәлдә булган еллар эчендә кешеләр тарафыннан 1 миллион 361 мең сум акча җыелды, республиканың финанславы белән 5 миллион 444 мең сум тәшкил итте, – дип хәбәр итә Илнур Шәйхулла улы. – Былтыр җирлектәге урам юлларын ремонтладык. Зур Әтрәчтә төзекләндерелгән чишмә барлыкка килде. Никифоровкада чишмәне төзекләндердек, зиратны коймалап алдык”. 

Кече Әтрәчтәге яңа мәдәният йортында кеше өзелеп тормый, ә спорт мәйданчыгында балалар да, олылар да сәламәт­леген ныгыта.

“Нур” авыл хуҗалыгы җитәк­чесе барлык эшләрдә булышлык күрсәтә, моның өчен аңа рәхмәт әйтәбез”, – дип билгеләп үтә Илнур Шәйхулла улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев