Алабирде мәктәбендә авылның дүрт командасы арасында эшкуар Фирдус Җәләлиев призына волейбол ярышлары узды.
(Тәтеш, 1 март, “Тәтеш таңнары”). “Мәктәпнең спорт залында авыл яшьләре, уку йортлары студентлары, урта мәктәп укучылары һәм якташлардан торган командалар унөченче ел рәттән очрашты. Кызу барган ярышта, узган елдагы кебек, якташлык командасы беренче урынны яулады, икенче урында – авыл яшьләре, студентлар командасы – өченче, мәктәп укучылары дүртенче булды. Катнашучыларның барысына да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды”, – дип хәбәр иттеләр Алабирдедән.
Нет комментариев