Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Алабирде урта мәктәбендә матур гадәт буенча волейбол ярышлары узды

“Спортзалда “Авыл яшьләре”, “Студентлар”, “Якташлык” һәм “Укучылар”ны берләштергән 4 команда уникенче ел рәттән очрашты, – диде әңгәмә барышында мөгаллимә Әлфия Заһидуллина.

(Тәтеш, 12 март, "Тәтеш таңнары", Сания СӘМИГУЛЛИНА, Талип Мингалиев фотосы). “Спортзалда “Авыл яшьләре”, “Студентлар”, “Якташлык” һәм “Укучылар”ны берләштергән 4 команда уникенче ел рәттән очрашты, – диде әңгәмә барышында мөгаллимә Әлфия Заһидуллина. – Киеренке ярышта “Якташлык” командасы җиңүче дип танылды, икенче урынны – “Авыл яшьләре”, өченчелекне “Студентлар” командасы яулады, “Мәктәп укучылары” командасы дүртенчелекне алды.

Катнашучыларның барысы да кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Берничә көн элек мәктәпнең 5 – 9нчы сыйныфлары арасында биатлон буенча традицион ярышлар узды. Аны авылдашыбыз Фирдүс Җәләлиев оештырды. Уен нәтиҗәләре буенча Рәзил Зәйнуллин 1нче урынны алды, Әлфис Җәләлиев – икенче, Илназ Җәләлиев – өченче. Кызлар арасында Руфинә Шәрәфиева 1нче булды, Гөлия Садыйкова – икенче, Әдилә Шәйхетдинова – өченче. Җиңүчеләргә – чаңгы җыелмасы, призерларга электр чәйнеге һәм стена сәгате тапшырылды. Шулай ук калган катнашучылар да татлы призларга ия булды”.
Волейбол һәм биатлон уенында катнашучылар әйтүенчә, спорт ярышлары алга таба да дәвамлы булсын. Иганәче Фирдүс Җәләлиев тапшырган лаеклы бүләкләр уенчыларның күңелен тагын да канатландыра, киләчәктә аларга зур этәргеч булып тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев