“Алтын алка кубогы”
Спорт

“Алтын алка кубогы”

Безнекеләрне бел!

(Тәтеш, 14 ноябрь, "Тәтеш таңнары"). Тәтешнең спорт мәктәбендә тәрбия­ләнүчеләр Саранскида йөзү буенча “Алтын алка кубогы” балалар ­Ха­лык­а­ра ачык турнирының II этабында катнашты.

Константин Привалов төрле ераклыкларда биш алтын, бер көмеш һәм бер бронза медаль яулады. Константин Привалов, Крис­тина Привалова, Станислав Строкин, ­Дарья Грошева составындагы безнең команда ирекле стильдәге катнаш эстафета нәтиҗәләре буенча  пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Балаларның тренеры – Эльмира Мөхәммәтҗанова.


Нет комментариев