Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Байраш мәктәбендә волейбол ярышы булып узды

Анда мәктәп укучылары, яшьләр, төрле хезмәтләрдә эшләүче авыл кешеләреннән торган биш команда җиңү өчен көч сынашты.

(Тәтеш, 23 март, "Тәтеш таңнары" , Сания СӘМИГУЛЛИНА, Азалия Хәйруллина фотосы). Анда мәктәп укучылары, яшьләр, төрле хезмәтләрдә эшләүче авыл кешеләреннән торган биш команда җиңү өчен көч сынашты. 

Аны җирлек башлыгы Әсхәт Гобәев шәхсән үзеннән һәм хуҗалык җитәкчесе Рифхать Заһидуллин исеменнән сәламләү сүзләре белән ачып җибәреп, ир-егетләргә алда торган уенда уңышлар теләде. 

“Волейбол ярышына бик күп җанатар җыелды. Аларның һәркайсы үзләренең күңелләренә якын командага көч биреп тордылар. Уенчылар бик тырыштылар, ярыш бик кызу барды. Беренче урынны – “Танкчылар”, икенчене – “Яңа юл”, өченчелекне “Т-34” командасы алды, – диде редакциябез кунагы Ләйсән Хәйруллина. – Уенчыларның һәркайсына грамота, җиңүчеләргә медаль, истәлекле бүләк тапшырылды. Әлеге чараны Әсхәт Гобәев, Илдар Сәяхфәров, физкультура укытучысы Зөфәр Минвәлиев оештырдылар, ә авылдашларыбыз бертуган Раил һәм Рафис Шәфигуллиннар, Илназ Заһидуллин иганә ярдәме күрсәттеләр. Ахырдан командалар әлеге очрашуны чәй табыны янында дәвам иттеләр. Ярыштан барлык команда да канәгать калуын белдерде”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев