Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Без ГТО белән дус

Бидәңге укучылары ГТОның көзге нормативын үтәде.

(Тәтеш, 18 октябрь, "Тәтеш таңнары").  “Укучылар дүрт яшь төренә бүленеп көч сынашты. Шунысы сөендерә, бәйгедә мәктәптәге барлык балалар да катнаш­ты. Бу көнне алар иелү, турник­та күтәрелү, гәүдәне төшереп-күтәрү, озынлыкка сикерү, йөгерү һәм башкаларда үзләренең җитезлекләрен күрсәтте. 

ГТО комплексының максаты – физик күнегүләр белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә кешенең гомерен озынайту һәм яшәү рәвешен тагын да сыйфатлы итү. Шулай ук төрле яшьтәге кешеләрнең һәркайсын спортка җәлеп итү.

Бидәңге мәктәбендә укучылар да, укытучылар да моны күз уңында тотып, спортка зур әһәмият һәм балаларның сәламәт үсүенә зур игътибар бүлеп бирә”, – дип яза безгә гәҗит укучыбыз Руслан Сәйфетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев