Безнең спортчылар тәҗрибә туплый һәм осталыкларын чарлый
Спортчыларны алып баруга тәтешле Илназ Хәйруллин ярдәм күрсәтте.
(Тәтеш, 14 декабрь, "Тәтеш таңнары).
Тәтештәге 1нче урта мәктәптән ирекле көрәштә катнашкан яшь спортчылар Ульян өлкәсенең Тәтеш авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган ачык турнирда районыбызны лаеклы тәкъдим итте. Замина Дуголева Кубок һәм алтын медальгә ия булды. Маргарита Ежкова, Виктория Тайманова, Тимерлан Мифтахов бронза медаль яулады.
Спортчыларны алып баруга тәтешле Илназ Хәйруллин ярдәм күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев