Дөнья чемпионы яшь көрәшчеләр белән очрашты
Спорт

Дөнья чемпионы яшь көрәшчеләр белән очрашты

Дөнья чемпионы Виктория Хөсәенова Тәтеш көрәшчеләренә мастер-класс күрсәтте.

(Тәтеш, 22 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Виктория Хөсәенова – Междуреченскидан (Кузбасс). Кыз күптән түгел Татарстанга күченгән. 

– Мин татар нә­се­леннән! – диде ул сөй­ләш­кәндә һәм күп­тәннән ата-бабалары Ватанында яшәргә хыяллануы хакында әйтте. Виктория ярышларда безнең Наталья Храменкова белән танышкан һәм ул кунакчыл Тәтешебезне бик тә күрергә теләгән.   

Шушы көннәрдә дөнья чемпионының “Аю” спорт залында Сәгыйть Ибра­һимов  шәкертләре белән танышу чарасы булды. Ирекле көрәшчеләр һәм аларның әти-әниләре алдында район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Сергей Павлушин, автомәктәп начальнигы Александр Колсанов чыгыш ясап, аларга нык сәламәтлек, уңышлар һәм лаеклы җиңүләр теләделәр. 

– Тәтеш районында талантлы балалар күп, алар Россия спортының җиңү традицияләрен арттырачак, – дип белдерде Сәгыйть Ибраһимов. 

Виктория әйтүенчә, спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган “Аю” көрәш залы аңа бик ошаган. Үзе 9 яшьтән ирекле көрәш белән шөгыльләнә. 2019 елның июнендә (2020 елда ярышлар үткәрелмәде) Виктория 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Европа чемпионы булган. Бу елның июнендә – Европа чемпионатының бронза призеры. 25 июльдә Будапештта 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында узган дөнья беренчелегендә дүрт көрәштә катнашкан һәм барысын да отып, алтын медаль яулаган.  

Кыз уртаклашканча, ул үз алдына һәрвакытта иң зур максатларны куя. “Тренер мине шулай өйрәтте”, – ди ул. Спортчы кыз җиңелергә яратмый. Көрәштә техник алымнарны белүне мөһим алым дип саный. 

– Спортта күнекмә­ләр­нең тотрыклылыгы мөһим. Спортта һәм тормышта тәртип булу зарур. Күнегүләр авыр, аларны калдырырга ярамый, аның каравы ярышларда җиңел, – дип саный Виктория. 

Тәтеш көрәшчеләренә чемпион көн саен күнегүләргә йөрүләрен һәм беркайчан да бирешмәүләрен теләде.


 


Нет комментариев