Спорт

Ирләр командалары арасында баскетбол буенча районара турнир нәтиҗәләре

Анда Югары Ослан һәм Тәтеш муниципаль районнары командалары катнашты.

(Тәтеш, 30 март, «Тәтеш таңнары»). 27 март көнне Тәтеш шәһәренең “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында ирләр командалары арасында баскетбол буенча районара турнир булып узды, анда Югары Ослан һәм Тәтеш муниципаль районнары командалары катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Куралово авылы командасы җиңү яулады; көмеш призер - Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы командасы; бронза призеры - Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте командасы. Турнир “Төньяк” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе М.А. Гудков ярдәме белән узды.


Нет комментариев