Катнашучыларның яшьләре дә төрлелеге белән аерылып торды, ярышка мәктәп укучылары да, шулай ук өлкән спортчылар һәм хәтта спорт ветераннары да килгән иде
(Тәтеш, 20 август, «Тәтеш таңнары»). Районыбызның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр “Хыялдагы марафон” исеме астында традицион август йөгерешендә катнашты, ул унынчы тапкыр Ульяновск шәһәрендә булып үтте.
Һөнәри спортчылар кебек, шулай ук җиңел атлетчы-һәвәскәрләр дә хыялларын чынга ашырып калырга теләделәр. Катнашучыларның яшьләре дә төрлелеге белән аерылып торды, ярышка мәктәп укучылары да, шулай ук өлкән спортчылар һәм хәтта спорт ветераннары да килгән иде. Алар 6, 12 һәм 21,5 чакрым ераклыкка узыштылар. Йөгерүчеләр арасында шәһәрлеләр генә түгел, ә өлкәдә яшәүчеләр, һәм хәтта Татарстаннан, Чуашиядән килгән кунаклар да бар иде. Алар озын дистанциягә йөгерүдә Идел буеның иң көчле спортчылары булып торуларын тагын бер кат расладылар. Шулай итеп, Евгения Морозова 6 чакрымга йөгерүдә җиңүче булды, Венера Камалова бронза медаль яулады, Диана Тимершина дистанцияне дүртенче булып тәмамлады. Анастасия Ильмусева 12 чакрымга йөгерүдә ярышның көмеш призеры булды.
“Җиңүчеләр акчалата призлар һәм кубоклар алдылар. Әлеге көн күп кенә катнашучыларга үз өсләрендә кечкенә генә җиңү һәм үз көчләренә ышану мөмкинлеге алып килде”, – дип уртаклаштылар Тәтеш спортчыларының тренерлары Рәшит Габдрахманов белән Анастасия Рипанова.
Нет комментариев