Райондагы автомәктәпнең “Тәтеш районындагы аз комплектлы авыл мәктәпләренең “Пьедесталга юл” Спартакиадасы” Проекты шушы араларда тормышка ашты, ул ТРның Яшьләр эшләре министрлыгының социаль әһәмияттәге проектлар бәйгесендә иң яхшылар арасына керде һәм грант отты.
(Тәтеш, 25 апрель, “Тәтеш таңнары”). Тәтештәге “Барс” спорт комплексында узган Спартакиаданы ачу тантанасында район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Сергей Павлушин, автомәктәп начальнигы Александр Колсанов барлык катнашучыларга уңышлар, үз осталыкларын тулысынча күрсәтүләрен һәм көчлеләрнең җиңүгә ирешүләрен теләделәр. Укучылар исәбе 30 кешедән артмаган 6 мәктәп үз командасын тәкъдим итте. Спортчыларны алдан сайлап алу турыдан-туры уку йортларында узды, бу яшүсмерләр һәм яшьләр арасыннан 200дән күбрәк кешене Спартакиадага катнашуга җәлеп итү мөмкинлеген бирде.
Балалар йөгерүдә, велосипед узышында, пневматик винтовкадан атуда, автоматны тулы булмаган сүтеп-җыюда, мини-футболда ярыштылар. Нәтиҗәдә, гомумкоманда зачетында Тоншерма мәктәбе җыелмасы җиңү яулады. Богдашкино балалары 2нче урынны алды, байрашлылар өченче булды.
– Мәктәп тормышы – ул дәрес кенә түгел, әле тагын бәйгеләр дә, олимпиадалар, төрле чаралар һәм походлар, һәм әлбәттә инде, спартакиадалар да. Безнең балаларга бүген район күләмендәге мондый чарада катнашу мөмкинлеге күрәсәтелүенә бик сөенәбез, – дип уртаклашты Киртәле мәктәбе педагогы Гөлнара Юнысова. – Авыл балаларына “Олимпка” үз юлларын булдырырга ярдәм иткән өчен оештыручыларга рәхмәт. Һәрбер укучыга укуда, иҗатта, спортта җиңүләр телибез.
– Безнеке кебек аз санлы мәктәпләр, мисалга, футболчылар яки волейболчылар командасын тәкъдим итә алмый, – дип әңгәмәгә кушылды Бидәңге төп мәктәбе директоры Руслан Сәйфетдинов. – Үзләренә, үз көчләренә ышанган, казанышлар шатлыгын кичергән балаларга карап торуы шатлыклы да, дулкынландыргыч та.
– Ноябрьдә ТРның Яшьләр эшләре министрлыгында үз проектыбызны яклаганда, безнең тарафтан әйтелгән максатларны ишетеп, комиссия рәисе моның искиткеч, үзенчәлекле тема булуын әйтте. Грант акчасына пневматик винтовка, өйрәнү автоматы, велосипедлар һәм спорт юнәлешендәге чаралар уздыру өчен кирәкле башка әйберләр сатып алынды, – дип хәбәр итте автомәктәп инструкторы-методисты Олег Евсеев. – Уй-ниятләрнең чынга ашуына шатланабыз.
Үсеп килүче буынны физик тәрбияләүдә спартакиадаларның гаять зур мөмкинлеге турында күп сөйләргә була. Балалар аларда катнашып, физик көч алалар, горурланырга өйрәнәләр, хезмәттәшлек һәм ярдәмләшү үсеше алалар. Әлеге спартакиада алар өчен матур вакыйга, очрашу турындагы хатирәләр чыганагы булачак.
Нет комментариев