Тәтеш спортчылар – җиңүчеләр арасында
Тәтешнең спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бадминтон буенча ТР команда чемпионатының зона этабында һәм “Татарстанның бадминтон өметләре” ярышының өченче турының зона этабында катнаштылар.
(Тәтеш, 16 сентябрь, Тәтеш таңнары). Тәтешнең спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бадминтон буенча ТР команда чемпионатының зона этабында һәм “Татарстанның бадминтон өметләре” ярышының өченче турының зона этабында катнаштылар.
Сергей Иванец, Дмитрий Егоров, Валерия Таҗиева, Виктория Сергеева, Кирилл Шеяновтан торган команда киеренке көрәштә бадминтон буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында өченче урынны яулады. “Татарстанның бадминтон өметләре” ярышының зона этабында үзенең яшь категориясендә Иван Подгорнов – беренче, Диана Нуриева өченче урынны яулады. Үзенең яшь категориясендә беренче урынны – Азалия Полозова, икенче урынны – Ульяна Васина, өченче урынны Руслан Кварталов алды. Спортчыларның тренерлары – Виктор Сергеев белән Руслан Таҗиев.
Бөгелмәдә чаңгычылар арасында узган ТР Беренчелегендә Тәтешнең спорт мәктәбе командасы күптөр ярышта лаеклы чыгыш ясады.
Полина Портнова үзенең яшь категориясендә йөз катнашучы арасында иң көчле егерме спортчы арасына керде. Спортчының тренеры – Сергей Мамкин.
* * *
“Свияга” стендка ату комплексында БДБ илләренең I Уеннары кысаларында узган стендка ату турнирында “трап” һәм “скит” күнегүләрендә җиңүчеләрне билгеләделәр.
Халыкара ярышларда беренче тапкыр катнашкан Иулитта Егорова яшүсмерләр арасында “трап” күнегүендә алтын медаль яулады. Диана Вәлиуллова көмеш призер булды (“трап – катнаш пар” күнегүендә дә көмеш медальне ул яулады). Милена Видманова өченче урынны алды. Кызлар команда зачетында шулай ук мактау пьедесталының икенче баскычына күтәрелделәр.
Яшүсмерләр арасында “трап” күнегүендә Дмитрий Вавилов өченче урынны алды, команда зачетында ул җиңүче булды. Спортчыларның тренерлары – Виталий Вахтуров, Дмитрий Филиппов, Александр Вавилов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев