Ата-бабаларыбыз өчен горурланып
Тоншерма мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган ике көнлек чаңгы походында булды.
(Тәтеш, 14 февраль, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова, Илдар Шәрәфиев фотосы). “Быел безнең юл Тоншерма – Олы Шәмәк – Олы Тормы – Байраш – Тоншерма маршруты буенча узды, – дип сөйли редакциягә килгән Тоншерма мәктәбенең физик культура укытучысы Илдар Шәрәфиев. – Без һәр торак пунктта сугышчы-якташларның истәлек обелискына бардык. Хәрәкәт итү барышында кышкы табигать күренешенә карап хозурландык, кондызлар өннәрен күрдек һәм яраткан республикабызның гүзәл урыннарының берсендә яшибез дигән фикеребезнең дөреслегенә тагын бер кат инандык”.
Яшьләр авыл мәдәният йортында да булган, анда мәдәният хезмәткәрләре аларга авыл тарихы, Бөек Ватан сугышында һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның сугышчан юлы хакында сөйләгән. Музейларга керү дә кызыклы булган, анда авылда яшәүче халыкның тормыш-көнкүрешен чагылдырган экспонатларны караганнар. Байраш мәктәбендә мәдәни чарадан соң спорт уеннары үткәрелгән, анда Тормы укучылары да ярышкан.
Чаңгычылар туган авылларына якты хис-кичерешләр белән кайткан. “Бик шәп булды, күп кызыклы нәрсәләр белдек, үзебезнең ватаныбыз белән горурланабыз, – дип уртаклашты укучы Вадим Майоров. – Безне һәр җирдә кунакчыл каршыладылар, яңа дусларыбыз безгә дә кунакка килсен иде”.
Походны оештырган Илдар Нуртдин улы болай дип өсти: “Үземнең шәкертләр өчен мин бик тә шат, походта үткәрелгән вакыт эчендә алар үзләренең иң яхшы сыйфатларын һәм искиткеч физик әзерлекле икәнлекләрен күрсәттеләр, чөнки алар – булачак Ватан сакчылары”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев