Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Бик мөлаем, бик ягымлы шул минем авылымның әбиләре

Бүген дә урамда очраган һәр әбине үз әбиләрем, үз әнием кебек якын күрәм, чөнки аларның әнием белән бергә колхоз эшенә йөрүләрен, чөгендер утауларын, печән чабуларын бик яхшы хәтерлим.

(Тәтеш, 16 май, "Тәтеш таңнары", Фәһим Галимова, Келәш авылы).
"Бик мөлаем, бик ягымлы шул минем авылымның әбиләре. Әби... Күңелгә дә бик якын сүз бу. Мин үскәндә, безнең авылда балалар бакчасы юк иде. Әти-әниләр - эшкә, абый белән апа мәктәпкә киткәндә, мине әбиләргә менгерәләр иде. Маһиҗиһан әбиемнән мин беренче догамны өйрәндем (языйм әле, бәлки, кем дә булса баласына, оныгына өйрәтер, савабы әбиемә дә барыр, иншаллаһ: илаһи амин, сәгадәт бир, бәрәкәт бир, дөнья-ахирәт дәүләт бир, ахирәттә җәннәт бир, бирахмәтикә я Рахмәни Рахимин). Гыйбадулла бабамның өйне яңгыратып азан әйтүе, әби белән бабайның янәшә басып намаз укулары бүгенгедәй хәтердә.

Кышкы айларда Галия әбиемне кунакка алып килгәч, бер-ике кичкә генә булса да Маһиҗиһан әбиемне дә алып төшәләр, (озакка ярамый, бабай ялгыз кала), алар янына кич утырырга Мәрьям күршәби керә... Әбиләрне сыйлар өчен, әни зур пичтә кабартма пешерә... Бер төш кебек кенә истә калган рәхәт чаклар!
Бүген дә урамда очраган һәр әбине үз әбиләрем, үз әнием кебек якын күрәм, чөнки аларның әнием белән бергә колхоз эшенә йөрүләрен, чөгендер утауларын, печән чабуларын бик яхшы хәтерлим.
Тик...
Бер-бер артлы китеп бара
Авылымның әбиләре...
Алар белән бергә китә
Авылымның бөтен яме.
Кабынмаска утлар сүнгән,
Бикләнгәннәр капкалар да...
Беркем чыкмас: "Кем бар?"- диеп,
Җилләр килеп каксалар да.
Кардан сукмак салынмагач,
Кышын капка ятим тора.
Бизәкләре генә сөйли
Уңган хуҗалар турында.
...Якты йөзле, тәмле сүзле
Минем авылым әбиләре.
Бездән бары шушы теләк:
Нурлы булсын каберләре".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев