Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

“Дуслык белән без көчле”

Анда " Ак калфак «татар хатын - кызларының иҗтимагый оешмасы вәкилләре-Сафиуллина Римма Гомәр кызы, Ибраһимова Асия Закир кызы, Сәмигуллина Сания Хәлим кызы катнашты.

(Тәтеш, 26 февраль, “Тәтеш таңнары”).  25 февраль көнне, Тәтеш шәһәренең "Каенкай" балалар бакчасында ТАССРның 100 еллыгына, Туган тел көненә багышланган "Дуслык белән без көчле"дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Анда " Ак калфак «татар хатын - кызларының иҗтимагый оешмасы вәкилләре-Сафиуллина Римма Гомәр кызы, Ибраһимова Асия Закир кызы, Сәмигуллина Сания Хәлим кызы катнашты. 

Балалар педагоглар белән бергә шигырьләр сөйләделәр, музыкаль инструментларда уйнадылар, татар, рус, мордва, чуаш телләрендә җырлар җырладылар, Г.Тукайның "Кәҗә һәм Сарык"," Шүрәле"әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Балалар кунакларга үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.

Ак калфак сарыклар бакча төркемнәре белән таныштылар, музей, Татар теле Кабинетында булдылар. Кунаклар балаларга мольберт, тәм-томнар бүләк иттеләр.
Бәйрәм чарасы югары дәрәҗәдә узды. Кунаклар билгеләп үткәнчә, төрле халыклар белән яши белү балачакта нигез салына, чөнки дуслыкның милләте юк...

фото предоставлено: д/с "Березка" города Тетюши

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев