Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Иделне яратырга кирәк

“Әти-әни мине, алты яшьлек малайны, Казаннан алып кайттылар, тау астына су коенырга киттем, һәм пенсиягә чыккач ук – күтәрелдем”, – дип шаярта үзенең тормышы турында тәтешле Петр Дубровин.

 (Тәтеш, 7 июль, "Тәтеш таңнары", Юлия Калинина). “Әти-әни мине, алты яшьлек малайны, Казаннан алып кайттылар, тау астына су коенырга киттем, һәм пенсиягә чыккач ук – күтәрелдем”, – дип шаярта үзенең тормышы турында тәтешле Петр Дубровин.

Чынлап та, аның язмышы Идел белән нык бәйләнгән. Эшчәнлеген шофер – Тәтеш балык заводы промысел судносы мотористы вазифасыннан башлый. Командада – өч кеше, балыкчылардан тотымны җыйганнар, бары тик Болгар, Долиновкага кадәрге кыс­ка арага гына йөзгәннәр.

Балык заводы директоры Александр Матаев Петр Владимировичның җаваплы хезмәткәр икәнлеген күреп, аны квалификациясен күтәрүгә җибәрә. Укудан соң ул кабул итү-транспорт судносына капитан-механик итеп билгеләнә. Биредә инде эш тә күп, командада кеше дә ишле була, Казан һәм Түбән Камага йөзәргә дә туры килә. 

“Минем берникадәр вакытка Тольяттидагы махсус гидрометеорология обсерваториясенә киткән чак­лар да булды. Трал белән балык тоту өчен махсус судноны кабул итеп алдым, аңа трактор двигателе куйдым: директор миңа тикшереп карарга бирде. Шундый ук охшашлыктагы судно белән парлашып йөздек, тралны тарттык. Безнең ара  – якынча 18 – 24 метр иде. Әйе, кабул итү-транспорт судносында хәтәррәк, ә менә тралда (искәрмә: балык тоту өчен махсус судно) эшләве кызыклырак булды”, – дип сөйли Петр Владимирович.

Ул берничә уннарча ел элек тотылган зур җәен, ятьмәгә ничек итеп бик күп чөгәләр эләгүен, Ревун утравыннан ерак түгел мәрсин балыгы сырт канаты белән тралны өзүен искә ала. “Кырпы балыгын бер тапкыр да тотмадык, ә менә өлгереп җитмәгән мәрсиннәрне (искәрмә: сөйләм телендәге атамасы кострючок – мәрсин балыгы  гаиләсеннән) берара очратырга туры килде”, – дип уртаклаша ул.

Җил-давылга эләккән чаклар да булды, куркыныч иде, аеруча да судноны өстән дулкын каплап алганда. “Ләкин арткы дулкын куркынычрак. Әгәр мөмкинлек булса, гарасат вакытында ярга якын килеп туктый идек. Әмма бервакыт Ульяновскидан килгәндә коры йөк ташый торган судноның барышын акрынайтуын үтенергә һәм аның артыннан Ульяновскидан алып Долиновкага кадәр барырга туры килде”, – ди Петр Владимирович. Елга портында эшләр өчен, ул Иделне һичшиксез яратырга һәм үзеңнең команданың, судноның ышанычлылыгына инанырга кирәк дип саный.  

Фото Дубровиннарның гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев