Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Катгый тәртип булган

Яз. Тәтеш районының сугыш вакытындагы механизатор хатын-кызлары хезмәт куйган иксез-чиксез кырлар ­кардан арына.

Анна Конахина (рәсемдә – уңнан икенче) 1906 елда Тәтеш районы Чинчурино авылында туа. Аның бертуганының кызы Милица Иванова җыйган материалларга караганда, Аннаның әтисе 1937 елда колхозга керә, кулаклар моның өчен аның йортын яндыралар. Гаилә алты баласы белән Кызыл Йолдыз поселогына күченә, ә аннары йортны Федоровкага илтеп төзиләр.
Анна Ефимовна Монастырский училищесында тракторчы булырга укый, аннары – Алабугада шоферлыкка. СТЗ-15/30 тракторы руленә инде сугышка кадәр үк утыра, ә Бөек Ватан сугышы елларында трактор бригадасы бригадиры булып хезмәт куя. Ул Чинчуринога нигезләнә һәм авыл янындагы кырларны гына түгел, шулай ук якындагы Нармонка, Кызыл Йолдыз, Удельное Нечасово басуларын да эшкәртә. 
Бригадада катгый тәртип була, бер генә тамчы керосин да бушка сарыф ителми. Бәлки шуңадыр да, ул районда алдынгыларның берсе була. 
Милица Николаевнага 1942 елда “Ленинская правда” (хәзерге “Авангард”) гәҗитендә бастырылган “Ваемсызлык җимеш­ләре” исеме астындагы кечерәк язманы табарга насыйп була. Ул тракторчы Анна Конахина тарафыннан язылган. Мәкаләнең кыскача өзеген бирәбез, анда кыз остаханә эшен тәнкыйтьли: “Минем трактор көзен МТС утарына яхшы хәлдә китерелде, ә хәзер аңардан “кабыклары” гына торып калды. Эш шунда ки, башкаларны ремонтлар өчен бездә бериш тракторларны “чишендерү” тәҗрибәсе бара. Һәм менә, минем машинаны да ниһаять остаханәгә керттеләр, баксаң, аны ремонтларга түгел, ә капиталь торгызу зарур икән. Хәзер кирәкле өлеш­ләрен МТМга заказ биргәннәр, әмма ул заказ кайчан булыр,  билгесез. Нәтиҗәдә – ремонт тоткарлана, ә бит хәзер вакытның һәр минуты кадерле...”.
Анна Ефимовнаның сәламәтлеге вакытлар узган саен какшый, аңа транспортларны ягулык белән тәэмин итүче вазифасына күчәргә туры килә. Ул шулай итеп кияүгә дә чыкмый, балалары булмый, ләкин ул бертуганнарының балаларын һәрвакытта якын итә. Ул 1986 елда вафат була.
Елена Викторова, фото Милица Иванова архивыннан         
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев