Кино – бер гасырга
Шушы араларда район гәҗите редакциясенә 30 ел районның кино челтәрендә директор булып эшләгән шәһәрле Владимир Янышев килде.
(Тәтеш, 27 декабрь, "Тәтеш таңнары", Лина Тихонова).
Ул безнең белән Казанда булган кино производствосы һәм ТАССРда кино прокаты оешуның 95 еллыгына багышланган тантанала чарага баруы турындагы кичерешләрен уртаклашты. Хезмәт ветераны бәйрәмгә “Яңа гасыр” яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәге директоры Александр Янышев һәм әйдәп баручы методист Галина Уланова белән барган.
“Затлы кинотеатр залында “джаз” стилендәге җанлы музыка яңгырый, узган гасырдагы кино техникасы күргәзмәсен кызыксынып карадым. Залда мәдәният министрлыгы вәкилләре, “Татаркино” хезмәткәрләре, татар эстрадасы артистлары чыгыш ясады. Тармак ветераннары адресына әйтелгән сүзләр йөрәкләргә үтеп керде. Республиканың башка районнарыннан килгән бергә эшләгән хезмәттәшләр белән очрашуга бик сөендем”, – дип сөйли Владимир Иванович. Ул безгә Татарстан кинематографын үстерүгә керткән зур өлеше өчен ТР “Татаркино” ДБУК дирекциясе тапшырган Рәхмәте хатын горурлык белән күрсәтте.
“Телевизор карыйм, район гәҗитен укыйм һәм район авылларында матур, иркен мәдәният йортлары төзелүгә шатланам, – диде Владимир Иванович. – Ә без килгәндә клубта кысан, урын булмый, тамашачылар үзләре белән урындыклар алып килгән чаклар булды.
Эшләдек, тырыштык, әлбәттә – Тәтешнең кино челтәре республика буенча иң яхшылар бишлегендә иде. Хәзерге кино залына керәм – яңа җайланмаларга, уңайлылыкка, кино тасмаларының сыйфатлылыгына сокланам: кино булды, бар һәм булачак”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев