Кирпечне якшәмбе көнне төяп җибәргәннәр
Тәтештә җитештерелгән кирпечкә чират тезелгән чаклар да булган.
(Тәтеш, 5 декабрь, Тәтеш таңнары, Елена КАЛАШНИКОВА, фото Владимир НИКОЛАЕВ архивыннан). Шәһәрле Владимир Николаев кирпеч заводына 1978 елда килә. Башта – кирпечне калыпка салу буенча мастер, аннары производство мөдире булып эшли. “Ул вакытларда коллективның төп өлешен пенсия яшенә җитеп килүче тәҗрибәле буын тәшкил итте. Завод ел фасылына карап вакытлыча, апрельдән декабрьгә кадәр эшләде, чөнки кирпеч табигый шартларда киптерелде. Аны ком, күмер, агач чүбеннән балчык кушып ясадылар. Карьер завод белән янәшәдә иде, шуңа күрә чимал өчен ерак барырга туры килмәде. Анда хәзер дә әле тагын уннарча елга җитәрлек бар. Үзгәртеп коруларга кадәр ун ел эчендә кирпеч бик әйбәт китеп барды, кешеләргә аны бары тик якшәмбе көннәрендә генә төяп җибәрәләр иде”, – дип искә ала ул. Владимир Вячеславовичның вазифасына барлык технологик әйләнештә җитештерүне тикшереп тору кергән: ул чакта аның күп өлеше кулдан башкарылган. Кирпечне бертигез күләмдә, дәүләт таләпләренә туры китереп, озынлыгын 25, киңлеген 12, калынлыгын 65 сантиметр итеп чыгарганнар. Дөрес, яраксызы да шактый булган. Завод территориясендә кирпеч киптерү өчен беренче вакытларда алты агач сарай булса, 90нчы елларда аларны ташка алыштырганнар, чыгарылган продукциянең сыйфаты шуңа да сизелерлек зарар күргән. “Сентябрьдә ясаган кирпеч бары тик октябрьдә генә әзер була иде, һәм бу яхшы һава торышында гына”, – ди әңгәмәдәшем. – Ике сменада эшләдек, берсендә 30 мең кирпечкә кадәр җитештердек. Катнашма конвейерга кул белән төялде һәм киптергеч урыннарга җәелде. Аларның һәркайсы башта 250 – 300 данәгә исәпләнгән иде, аннары 800гә һәм тагын да күбрәккә”.
Завод территориясендә идарә йорты, бухгалтерия, калыпка салу, яндыру, механика цехы урнашкан, чимал табышы алу һәм ташу өчен техника шулай ук кирпеч заводыныкы була. Владимир Вячеславович катлаулы 90нчы елларны да хәтерли, ул чакларда бөтен ил буенча фабрикалар һәм заводлар ябыла, Тәтештә җитештерелгән кирпеч тә инде барлыкка килгән көндәшләреннән сыйфат ягыннан калыша. Тәтеш кирпеч заводы 2000 елда МСОның бер өлеше булып эшләвен туктата. Әмма Владимир Николаев предприятиенең гөрләп торган вакытларын, анда тормыш кайнаган көннәрне, кирпеч сатып алырга теләүчеләрнең шулкадәрле күп булуын, чиратта торырга туры килгән мизгелләрне әлегә кадәр матур хатирә буларак күңелендә саклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев