Конкурс. Бер фоторәсем тарихы
“Тәтеш таңнары” гәҗитендә кыш көне үк инде “Бер фоторәсем тарихы” дип исемләнгән бәйге уздырылуы турында игълан иткән идек, аңа нәтиҗә ясар чак җитте.
(Тәтеш, 11 июль, "Тәтеш таңнары", Елена Викторова, фото Тимариннарның гаилә архивыннан). “Тәтеш таңнары” гәҗитендә кыш көне үк инде “Бер фоторәсем тарихы” дип исемләнгән бәйге уздырылуы турында игълан иткән идек, аңа нәтиҗә ясар чак җитте.
Шактый зур вакыт эчендә нибары дүрт эш килде, шуңа күрә без һәрбер катнашучыны: Тәтештән Светлана Камфарова, Монастырскийдан Юлия Тимарина, Ямбактыдан Валентина Тихонова, Тоншермадан Диана Тихонованы билгеләп үтәргә дигән карар кабул иттек.
Алар тарафыннан җибәрелгән язма белән фоторәсемнәр “Тәтеш таңнары” гәҗитендә һәм “Тәтеш таңнары” сайтында бастырылачак.
Бүген без сезне Юлия Тимарина фоторәсеменең тарихы белән таныштырабыз.
Өч улы урынына – өч кыз
“1975 елның язы. Бу фото безнең гаилә архивында күптәннән саклана. Әтием – Тимарин Александр Григорьевич, уңда – аның бертуганының улы (минем ике туган абыем) Женя Семенов, кулга күтәргәне– Саша Нефедов (дусларының улы), сулда – Андрей Нефедов (шулай ук дусларының улы). Шулай итеп, абыйлы-энеле Нефедовларның әтиләре – Саша абый күптән түгел миңа менә мондый тарихны сөйләде. Безнең әти белән әни Бөгелмәдә, бергә укыган чакта танышкан. Әни тумышы белән Башкортстаннан. 1975 елның июлендә алар өйләнешкән. Шул елның язында туй булыр дип ниятләгәннәр. Һәм дуслары әтине шаяртып, болай дигәннәр: “Бу фотоны синең кәләшеңә җибәрәбез! Син анда буйдак булып йөрисең! Ә менә без фоторәсемне җибәрәбез дә, синең монда өч улың бар дип язып куябыз!”
Шулай да җибәрмиләр. Әмма, ничек кызык килеп чыккан! Халык әйтмешли – күз тидергәннәр! Әтинең өч улы түгел, ә өч кызы туган! Менә шундый тарих!” – дип яза Юлия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев