Крупская белән танышкан
Күптән түгел генә безнең гәҗиттә Тәтеш районының тракторчы хатын-кызлары турындагы беренче язма бастырылды.
(Тәтеш, 29 март, "Тәтеш таңнары", Татьяна КУЗНЕЦОВА). Без элек язганча, механизатор кызларның язмышы турындагы ышанычлы һәм тулы мәгълүматларны һәрвакытта да табу мөмкин түгел, чөнки шактый күп вакыт узган, һәм аларның күбесе исән түгел. Әмма, бәхеткә, туганнары безнең мәгълүматларны тулыландыралар, хәбәр итәләр, төзәтмәләр кертәләр һәм рәхмәт әйтәләр.
Кече Шәмәк һәм Кече Фролово авылларында яшәүче хатын-кызлар турындагы “Сугыш чоры тракторчылары: “Интернационал” руле артында” дигән язма буенча беренче шалтыратуны кабул иттек. Редакциягә механизатор Фекла Дедушкинаның (рәсемдә) Олы Шәмәктәге кызы Зинаида Дедушкина мөрәҗәгать итте, сугышка кадәр һәм аның беренче елында колхоз кырларында эшләгән әнисе турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
Фекла Дедушкина (кыз чагындагы фамилиясе Трубина) сөйләгәннәрдән: “Әни ата-анасыз, чит-ят гаиләдә үсә. Ундүрт яшендә тракторчылар курсын уза, аны, районда беренчеләрдән булып, тәгәрмәчле трактор руле артына утырталар. Ул аңарда көчен дә кызганмый, бик теләп хезмәт куя. Биредә үк, “Большевик” колхозында, беренче ире, трактор бригадасы бригадиры Александр Дедушкин белән таныша. Ул фронтта һәлак була, аларның ике уллары кечкенә чакта ук бакыйлыкка күчә, сугыш башланган елны әни кыз бала тудыра. Колхоз җитәкчелеге аны хуҗалык алдынгысы буларак, ике тапкыр Бөтенроссия эшче һәм крестьяннар берлеге съездына җибәрә, ул анда Надежда Крупская белән таныша”.
Фекла Андреевна сугыштан соң икенче тапкыр кияүгә чыга, аларның өч кызлары туа.
Тагын бер җавап сүзен без Лаптевка тракторчылары хакындагы “Җиңүгә ышанганнар” дигән язма буенча алдык. Редакциягә Анна Панфилованың Казандагы кызы Людмила Щибалева шалтыратты. Ул безнең мәгълүматларны тулыландырды һәм әнисенең соңгы еллардагы гомер юлы турында сөйләде.
Җирлек китапханәсе хезмәткәрләре һәм тракторчы хатын-кызларның туганнары ярдәмендә тупланган хәбәрләрне без һичшиксез гәҗит укучылар белән уртаклашачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев