Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

«Минем республикам-Татарстан» дип исемләнгән чара үткәрделәр

МБУ «Центр «Форпост» хәбәр итә.

(Тәтеш, 10 март, “Тәтеш таңнары"). 10 март көнне «Форпост «яшьләр (мәктәп) формированиеләренең җәмәгать тәртибен саклау буенча Тәтеш территориаль үзәге» МБУ педагогы М.Ф. Шәрәфетдинов «Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы» ның 11 нче төркеме студентлары өчен ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Минем республикам-Татарстан»дип исемләнгән чара үткәрде.

Чара «ТАССРның мәгариф һәм үсеше тарихы» презентациясе белән башланып китте.

Ике команда туган як тарихын белүдә, кирәкле документларны, фотографияләрне, акчалата билгеләрне һәм әлеге темага караган башка материалларны таба белүдә көч сынашты. Командаларның бурычы-билгеләнгән вакыт эчендә маршрут буенча узу, барлык башваткычларны дөрес итеп белү, биремнәрне сыйфатлы үтәү, эрудицияле булуыңны, командада эшли белүеңне күрсәтү.

«Ак Барс» командасы «Тигрлар» командасына караганда бердәмрәк һәм оперативрак булып чыкты.

фото: МБУ «Центр «Форпост»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев