«Минем Ватаным – Татарстан» исемле туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде
11 октябрь көнне балалар китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында «Минем Ватаным – Татарстан» исемле туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде.
(Тәтеш, 11 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Балалар Татарстан шәһәрләре һәм районнары буенча виртуаль сәяхәт ясадылар, республиканың мөһим дәүләт символлары, истәлекле урыннары белән таныштылар. «Татарстан гасыры» сериясеннән булган танып-белү мультфильмы мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Республикабыз шәһәрләре һәм районнары герблары белән таныштырды.
Район халкының милли киемнәрен аеруча яратып карадылар, аларның традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар. Алынган белемнәрен балалар табигатькә, мәдәнияткә, символикага һәм туган як тарихына багышланган интерактив викторина барышында күрсәттеләр.
Чара китапханә буенча экскурсия белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев