Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Нык тормышлы крестьяннар булган

Ямбактыда яшәүче Валентина Тихонова “Бер фоторәсем тарихы” бәйгесенең чираттагы катнашучысы булды.

(Тәтеш, 19 июль, "Тәтеш таңнары", фото Тихоновлар гаилә архивыннан).Ямбактыда яшәүче Валентина Тихонова “Бер фоторәсем тарихы” бәйгесенең чираттагы катнашучысы булды.

“Фотосурәт узган гасыр башында Әстерханда төшерелгән, рәсемдә “191...” дигән язу бар, соңгы санны күрер­лек түгел. Рәсемдә Тәтеш районы Ямбакты авылыннан ирле-хатынлы Зубанов Петр Иванович (1888 елда туган) белән ­Дарья Владимировна (1890 елда туган) һәм аларның олы уллары Александр сурәтләнгән.

Петр Иванович бәрәңге сату белән шөгыльләнгән: аны Тәтештә баржага төягәннәр, ә үзләре пароходта Әстерханга кадәр барганнар. Нык тормышлы крестьяннар булган.

Фотодагы малай Зубанов Александр Петрович үсеп-буй җиткәч, Фин сугышына кадәр авыл Советы рәисе булып эшләгән, аннары фронтка киткән һәм хәбәрсез югалган. Аның язмышы әлегә кадәр билгесез. Аның өч баласы туган: Анна, Виктор һәм Геннадий. Оныклары һәм оныкчык­лары Пермь краендагы Добрянкада, Красноярский краенда яшиләр”, – дип яза Валентина Михайловна.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев