Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Оркыя әби Фәттахова озак еллар Түбән Тархан авылы медпунктында санитарка булып эшләгән.

Шуннан лаеклы ялга чыккан.

(Тәтеш, 6 май, "Тәтеш таңнары").  Оркыя әби Фәттахова озак еллар Түбән Тархан авылы медпунктында санитарка булып эшләгән.

Шуннан лаеклы ялга чыккан. Олы яшьтә булса да, әле хәзер дә һич кенә дә тик утыруны белми. Уңган-булган бакчачы да, оста хуҗабикә дә. Беркөн янына кереп чыктым. Карасам, күрше әбиебез мәш килеп эшләп ята. Әллә никадәрле башмак, оекбашлар бәйләгән. Хәзер нишлисең дип сорагач, калган җепләремне әрәм итәсем килми, менә урындык җәймәләре бәйлим, ди. Аннары тәрәзә төпләренә күзем төште. Анда карагач, җырлаплар җибәрәсе килә. “Тәрәз төбем минем берничә, тәрәз саен яран гөл үсә...”. Яраннары гөрләп чәчәк атып утыралар. Искиткеч. Оркыя әби гөлләр ярата, аларны назлап тәрбияли, яшь үсентеләрен күчереп утырта. Алар тамыр җәеп тернәкләнеп китсә, чын күңелдән шатлана. Менә шулай матурлыкка төренеп утыра. Дөнья хәбәрләре белән дә кызыксына. “Тәтеш таңнары” һәм республика гәҗитләрен бик теләп яздыра, аларның килүен түземсезләнеп көтеп тора. Алар минем бар юанычым бит инде, ди. Күрше әби, матурлыкны ярата, биш вакыт намазын калдырмый. Барчабызга да изге теләкләрен теләп, догалар укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев