Партия конференциясе делегатлары
Тоншерма урта мәктәбе укучысы Диана Тихонова “Бер фоторәсем тарихы” дигән бәйге эшен беренче булып җибәрде.
(Тәтеш, 15 июль, "Тәтеш таңнары", Юлия Калинина, фото Тихоновларның гаилә архивыннан). Тоншерма урта мәктәбе укучысы Диана Тихонова “Бер фоторәсем тарихы” дигән бәйге эшен беренче булып җибәрде.
“Фотода 1986 елда Казанда узган өлкә партия конференциясе делегатлары сурәтләнгән. Шуларның берсе, уң яктан кырыйдан, минем бабай Тихонов Николай Михайлович. Ул әлеге елларда “Путь Ильича” колхозында азык җыю комбайнында эшләгән. Бу вакытларда Тоншерма бүлегендә мөгезле эре терлекләрнең исәбе 2600 башка кадәр җиткән.
Бу чакта “Дуслык” колхозының сарыклар фермасы мөдире Галина Николаевна Шепелинаны (рәсемдә) XXVII КПСС съезды делегаты итеп сайлаганнар, ул аннары Мәскәүдә узган”, – дип яза гәҗит укучыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев