Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Республика тарихын өйрәнәләр

Шәһәребезнең балалар китапханәсендә “Үземнең республика белән горурланам!” дип исемләнгән виртуаль сәяхәт булып узды, аның барышында ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган “Татарстан – минем йорт” дигән фотобәйгегә нәтиҗә ясалды.

(Тәтеш, 11 декабрь, "Тәтеш таңнары, фото балалар китапханәсе тарафыннан тәкъдим ителде).  “Чарада катнашучылар Татарстан шәһәрләре һәм районнары буйлап виртуаль сәяхәттә булды, республиканың истәлекле урыннары белән танышты, интерактив викториналарда, музыка уен коралларын, көйләрне, республикада яшәүче төрле милләт халыкларының кием бизәкләрен билгеләү бәйгеләрендә катнашты. Чара ТАССРның 100 еллыгына багышланган видеоролик, шулай ук бәйге нигезендә ясалган фотоэшләр белән үрелеп барды. Фотобәйгедә катнашучыларның хезмәтләрен балалар китапханәсе залында бизәлгән күргәзмәдә күрергә мөмкин”, – дип хәбәр иттеләр ­китапханәдән.

Җиңүчеләр грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Яшь тәтешле Ринәлә Хәлиуллина башкаруындагы “Россия почмагы” җыры  һәркем өчен музыкаль бүләк булды.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев