Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Тарихны һәм йолаларны саклап

ТАССРның 100 еллыгын, Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты һәм ТР Дәүләт архивы бәйге үткәрелүе ­турында игълан итә.

(Тәтеш, 3 апрель, «Тәтеш таңнары»).  *“Шәҗәрә бәйрәме “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез” бәйгесе нәселдәге йолаларны саклауга, гаилә элемтәләрен ныгытуга юнәлтелгән. Теләге булган һәркем аңарда ­катнаша ала.

*“Минем шәҗәрә” гене­а­логик тикшерү бәй­ге­се. Эшләр биш яшь төр­кемендә кабул ителә.

*“Татарстан тормышыннан бер көн” фото-акция­се. Республика районна­ры, шәһәрләре, авыллары һәм аерым бер кешеләр тормышындагы әһәмиятле мизгелләрне, вакыйгаларны, хезмәт көннәрен чагылдырган фотоэшләр бары тик 2020 елның 27 маенда гына кабул ителә.

*Коммерцияле, коммер­ция­ле булмаган һәм ачык хакимият органнарында иң яхшы архив бәйгесе.

Җиңүчеләрне дипломнар һәм призлар көтә. Белешмә өчен телефон: 2-50-18, электрон почта: fagima.halilova@tatar.ru. Бәйге үткәрелү турындагы нигезләмә белән arhiv.tatarstan.ru рәсми сайтында танышырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев