Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

ТАССР оешуның 100 еллыгын каршылап

Тәтеш ягы тарихы музее район оешу һәм төзелү тарихы турындагы материалларны җыю буенча эш алып бара.

(Тәтеш, 7 июнь, “Тәтеш таңнары").  Тәтеш ягы тарихы музее район оешу һәм төзелү тарихы турындагы материалларны җыю буенча эш алып бара.

“Районда яшәүчеләрнең район елъязмасындагы бушлыкны тулыландыруларын үтенәбез. 1930 елдан 1980 елга кадәрге чорда безнең районның КПСС РК секретарьләре – Г. И. Флегонтов, П. А. Власихин, Д. С. Скрябин, С. К. Муравь­ев, И. Т. Козлов, А. С. Суханов, Н. И. Булатов, А. М. Захаров, Х. З. Заһретдинов, Н. Н. Голубев, И. Л. Кияев, Г. С. Садыйков, К. М. Мисбахов, А. А. Петров, Т. М. Рәхмәтуллин, С. Х. Абдуллин, З. Ф. Фәйзуллинның фоторәсемнәре, документлары, биографияләре һәм туганнарының элемтәләре белән уртаклашсыннар иде, – дип хәбәр итә музей фондларының төп саклаучысы Людмила Петрякова. – Әлеге мәгълүматларны эзләү – шәһәр һәм район тарихын саклауда безнең уртак хезмәтебез”.

Музей хезмәткәрләре тәкъдим ителгән материалларның күчермәсе алынгач, алар хуҗаларына кире кайтарылачагын хәбәр итә. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 8(84373) 2-55-07, электрон почта: muzeitet@mail.ru. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев