Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

ТАССР вакытында Тәтеш рай­онының төп үсеш юнәлешләре

Иген үстерәбез, төзелеш алып барабыз, балалар тәрбиялибез. Халыкларның дус гаиләсе булып хезмәт куябыз.

(Тәтеш, 27 май, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш кантоны 1927 елда бетерелгән, ә аның территория­се Буа кантонына бүленеп чыккан. 1930 елның 10 августында Тәтеш районы оешкан, ул вакытта кеше исәбе 52 меңнән күбрәк булган.

Татариядә күп данәле гәҗит­ләр, шул исәптән безнең “Авангард” гәҗитен дә бастырып чыгару җайга салынган.

Тәтештә 30нчы еллар уртасында беренче сөт производствосы барлыкка килгән, соңрак май заводы төзелгән, ә 80нче елларда май-сыр комбинаты файдалануга тапшырылган. 
1937 елда барлык шәхси артель­ләр дәүләт предприя­тиесе – балык заводына берләшкән, вакытлар узу белән ул зур предприятиегә әйләнгән. Тәтештә 1967 елда механика  заводы ачылган. Еллар уза барган саен яңа производство корпуслары төзелгән, эшчеләр саны һәм җитештерү күләме арткан. Район сәнәгатенә һәм авыл хуҗалыгы үсешенә йогынты ясаучы  “Сельхозтехника”, төзе­леш, юл оешмалары, урман хуҗалыгы кебек шундый предприятиеләр зур секторга әйләнгән. Төзелеш көчәйтелгән темпта алып барылган: 70нче елларда 3640 укучыга исәпләнгән 11 урта һәм сигезъеллык мәктәп, авыл хуҗалыгы техникумының яңа бинасы, авылларда 10нан артык мәдәният йорты сафка бас­тырылган. Тәтештә стендка ату мәктәбе төзелгән, ул соңрак районның һәм шулай ук республикабызның йөз танык­ламасына әйләнде. 

Районда яшәүчеләр өчен газлаштыру әһәмиятле үзгәреш булды – табигый газ безгә 1994 елда кертелде. 1994 елда Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең яңа бинасы төзелде, аны ачу тантанасында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашты. 

Бүгенге көндә Тәтеш райо­ны башлыгы Рәмис ­Сафиуллов җитәкчелегендә районда яңа ­социаль объектлар төзелә, мәдәният һәм белем бирү учреж­дениеләренә, стендка ату мәктәбенә капиталь ремонт ясала, шә­һәрдә медицина комплексы – бала тудыру бүлеге, поликлиника, стоматология, стационар төзекләндерелә, авылларда – ФАПлар төзелә, Тәтеш районында яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча планлы эшләр алып ­барыла. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңне­ханов инициативасы белән гамәлдә булган 50дән артык программа моңа гаять зур булышлык күрсәтә. Алар безнең районда да уңышлы тормышка аша. 

Районыбызның алтын фонды – болар данлы традицияләргә нигез салган кешеләр. 
Һәм хәзерге буын да, хезмәт­ләре шулай ук район елъязмасына теркәлеп калсын өчен, аларга лаеклы алмаш ­булырга ­омтыла. 
фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев