ТАССРның 100 еллыгына багышланган линейка узды
Линейка барышында Татарстан Республикасының дәүләт символлары күрсәтелде һәм Гимны тыңланды
(Тәтеш, 21 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш шәһәре Советлар Союзы Герое Ханжин Павел Семен улы исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1-4 нче сыйныфлар өчен ТАССР ның 100 еллыгына багышланган линейка уздырылды.
4 “В” сыйныфы укучылары кыскача ТАССР тарихы турында сөйләделәр, ТРның беренче Президенты Шәймиев М.Ш. һәм хәзерге Президенты Минниханов Р.Н. турында мәгълүмат бирделәр. Линейка барышында Татарстан Республикасының дәүләт символлары күрсәтелде һәм Гимны тыңланды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев