Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

ТАССРның 100 еллыгына өч тарихи дата белән бәйле чара уздырачаклар

Республика өчен өч мөһим дата: 27 май (1920 елда бу көнне Мәскәүдә ТАССР төзелү турындагы декрет имзалана), 25 июнь (ТАССР Хөкүмәте оешкан көн) һәм 30 август (1991 елда бу көнне ТРның дәүләт суверенитеты турындагы Декларация кабул ителә).

(Тәтеш, 26 май, "Тәтеш таңнары"). Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев мәгълүматлары буенча, ТАССРның 100 еллыгына өч мөһим чара планлаштырылган, алар 27 майда, 25 июньдә, 30 августта булачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.

Иртәгә, 27 майда, ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә ТР Дәүләт Советы тантаналы утырыш үткәрә. Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Президенты тарафыннан ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә почта маркасын тантаналы рәвештә басу планлаштырыла.
"Татарстанның 100 еллыгына чыгарылган марканы бөтен дөнья буйлап файдаланырга була, - диде Шәйхразиев.

Бу көнне шулай ук Үзәк банкның ТАССР төзелүнең 100 еллыгына чыгарган юбилей тимер акчаларын тәкъдим итү ниятләнә.

Аннары бәйрәм чаралары 25 июньдә дәвам итәчәк: Казанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү һәм уздыру буенча оештыру комитетының утырышы үтәчәк, республика районнары буенча Татарстан әләме эстафетасы старт алачак.

Бәйрәм чарасы 30 августта тәмамланачак. Бу көнне төрле объектларны тантаналы ачу планлаштырыла, Васыйл Шәйхразиев хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән тантаналы кабул итү оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев