Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Татар халкы тарихы турында әңгәмәләр узды

Укучылар шул чорның тарихи документлары ,газеталарда чыккан мәкаләләре белән таныштылар.

(Тәтеш, 21 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-10 сыйныфларында ТАССР оешуның 100 еллыгы һәм татар халкы тарихы турында әңгәмәләр узды.

Укучылар шул чорның тарихи документлары ,газеталарда чыккан мәкаләләре белән таныштылар. Сыйныф җитәкчеләре дә шул хакта сөйләделәр.

1920 елның 27 маенда ТАССР төзелү турындагы Декретны Халык Комиссарлары Советы Рәисе В.И. Ленин, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты рәисе М.И. Калинин һәм Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты секретаре А. С. Енукидзе имзалый. ТАССР составына элеккеге Казан губернасы һәм Сембер, Самара, Уфа һәм Нократ губерналарының берничә өязе һәм волосте территорияләре керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев