Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Татарстн Республикасы ДОСААФ Тәтеш автомәктәбендә оборона-массакүләм эш айлыгы башланды

Чарада 38 кеше катнашты.

(Тәтеш, 26 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). 2020 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы ДОСААФ Тәтеш автомәктәбе бинасында ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган оборона-массакүләм эшләр айлыгын ачу тантанасы булды.

Автомәктәп җитәкчесе А.Г. Колсанов курсантларга айлыкның яшь буынга патриотизм, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү өчен мөһимлеге турында сөйләде.

 Чарада “Автомәктәпнең иң яхшы курсанты” мәктәп эчендәге конкурсына йомгак ясалды.

Конкурс җиңүчеләре дип танылды:

- 17 нче төркем курсанты - Мурзаев Даниил;

- 18 нче төркем курсанты - Шәрәфетдинов Айнур;

- 17 нче төркем курсанты - Артюшкин Геннадий.

Хәрби-патриотик һәм спорт юнәлешендәге чараларда актив катнашканнары өчен аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чарада 38 кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев