Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Түбән Тарханда 92 яшьлек әби намазлыклар, диван җәймәләре, урындык өслекләре бәйләп үрә

Түбән Тарханда гомер кичерүче тыл ветераны, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Саҗидә әби Абдрахманова күз явын алырлык итеп төрле әйберләр бәйли һәм үрә.

(Тәтеш, 4 май, "Тәтеш таңнары", Миңзифа Галиуллова фотосы). 
“Авылыбызда 92 яшьлек әби намазлыклар, диван җәймәләре, урындык өслекләре бәйләп үрә. Өендә алар бик тә күп инде, керсәң, бөтен өй эче  аллы-гөлле булып балкып тора.
“Гомер буе эшләп яшәгәнлектән, кулым хезмәттән башка тора алмый. Тавык-чебешләр дә асрамагач, көн буе нишләп кенә бетәргә кирәк, ди. Җепне кайдан алып бетерәсең дигәч, читтә яшәүче балалар алып кайтып торалар, дип әйтә. Бер кызы юл һәлакәтендә гүр иясе булды. Саҗидә әби зур кайгы-хәсрәтләр дә кичерде. Шулай да тормыш ямен җуймый, бар юаныч һәм яшәү ямен шушы бәйләүләрдә, матурлыктан таба ул. Ире, сугыш ветераны  Нурислам абый вафат инде. Алар аның белән матур гына яшәп, биш бала тәрбияләп үстерде. Олы яшьтәге әбекәй менә шулай ямансуларга урын калдырмыйча, бәйли дә бәйли”, – ди Түбән Тархан клубы мөдире Миңзифа Галиуллова, тыл эшчәненең тыйраклыгына сокланып.

 

#ТАССР100ел
#Җиңүнекаршылап
#авылымгорурлыгы
#авылымкешеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев