Тәтештә «Татарстан – минем Ватаным» танып-белү сәгате үткәрелде
Укучылар Татарстан шәһәрләре һәм районнары буенча виртуаль сәяхәт ясадылар, республиканың мөһим дәүләт символлары, истәлекле урыннары белән таныштылар.
(Тәтеш, 23 декабрь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш 2 нче урта мәктәбенең 1 «А» сыйныф укучылары өчен «Татарстан – минем Ватаным» танып-белү сәгате үткәрелде
Беренче сыйныф укучылары электрон презентация ярдәмендә Татарстан шәһәрләре һәм районнары буенча виртуаль сәяхәт ясадылар, республиканың мөһим дәүләт символлары, истәлекле урыннары белән таныштылар. «Татарстан гасыры» сериясеннән булган танып-белү мультфильмы балаларны Республикабыз шәһәрләре һәм районнары герблары белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев