Туган авылын онытмаган
Мәгърифәтче Иван Яковлев безнең районда туган иң танылган шәхесләрнең берсе дип санала.
(Тәтеш, 12 февраль, “Тәтеш таңнары”). Ул 1848 елның 13 (25) апрелендә Буа өязенең (хәзерге Тәтеш районы) Кошки-Новотимбаево авылында туа.
Мәктәптә иң яхшы укучылар арасында булган Иван Яковлев Сембердәге җир үлчәүче-бәя билгеләүче сыйныфына кабул ителә, аннары гимназиягә укырга керә һәм аны алтын медальгә тәмамлый. Сембердә беренче чуаш мәктәбен оештыра, берничә укучыны үз акчасына тәрбияли һәм аларны педагогия эшчәнлегенә әзерли. Шушы ук вакытта чуаш теле өчен алфавит эшләүгә керешә, әлифба өчен халыкның сөйләм иҗаты материалын җыя.
Иван Яковлев туган авылын беркайчан да онытмаган. Ул Казан университеты студенты буларак, 1871 елда анда малайлар өчен мәктәп ачуга ирешә, ә унбиш елдан соң биредә кызлар да укый алган. 1895 елда җирле акчага икенче бина төзелә, һәм мәктәп ике сыйныфлыга әйләнә. 1885 елда Иван Яковлев инициативасы буенча һәм финанс ярдәме белән авылда чиркәүгә нигез салына.
Хөрмәтле укучылар! Сайтта ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган “Үзеңнең якташың өчен тавыш бир!” дигән исем астында республиканың күренекле эшлеклеләре өчен тавыш бирү старт алды. Тәтеш районын чуаш мәгърифәтчесе, халык мәктәпләрен оештырган Иван Яковлев тәкъдим итә. Танылган якташыбызга тавыш бирү өчен 100.tatarstan.ru сайтына керергә кирәк. Тавыш бирү 2020 елның 29 февраленә кадәр уза. Һәр тавыш мөһим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев