Уртак тарихны саклыйк!
Тәтеш ягы тарихы музее ТАССРга 100 ел тамгасы астында һәм музейның 100 еллык юбилеен каршылап “Үзеңне Тәтеш тарихында өстәп яз” дигән бүләк акциясе игълан итә, ул ел әйләнәсе – 2019 елның 11 июленнән 2020 елның 11 июленә кадәр дәвам итәчәк.
(Тәтеш, 28 июнь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш ягы тарихы музее ТАССРга 100 ел тамгасы астында һәм музейның 100 еллык юбилеен каршылап “Үзеңне Тәтеш тарихында өстәп яз” дигән бүләк акциясе игълан итә, ул ел әйләнәсе – 2019 елның 11 июленнән 2020 елның 11 июленә кадәр дәвам итәчәк.
“Музей тарихны язмый. Музей аны җыя. Сез әбиләрегездән калган һәм өйләрегездә сакланган әйберләрне безнең музей фондына тапшырып, үзегезне елъязмага кертә аласыз. Иске әйберләр икенче тормыш алачак – алар “юбилей бүләге” дигән музей экспонатларына әйләнәчәк, музей фондларын тулыландырачак, яңа күргәзмәләргә куелачак, алар кешеләр, вакыйгалар, өлкән буынның яшьлеге, хезмәт батырлыгы турында сөйлиячәк, – дип мөрәҗәгать итә тәтешлеләргә музей директоры Наталья Понедельникова. – Барлык бүләкләр музейның юбилей күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк, ә бүләк итүченең исеме Мактау китабына кертеләчәк. Адресыбыз: Тәтеш, Ленин урамы/25. Телефон: 8(843-73) 2-55-07”.
18+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев