Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Ямбакты авылыннан нык тормышлы крестьян

Тәтешле Александра Динилинаның архивында узган гасыр белән даталанган кызыклы сурәт саклана.

(Тәтеш, 26 март, «Тәтеш таңнары», Татьяна Кузнецова). Аклы-каралы фоторәсемдә – Ямбакты авылыннан нык тормышлы крестьян Павел Силантьев улы Александр һәм кызы Антонина белән. “Бу минем 1885 елда туган бабам, әниемнең әтисе. Беренче тапкыр ул 1930 елның 27 февралендә кулга алынган. Гаепләүдә “Совет влас­те чараларын өзгән өчен” дип белдерелгән, ул икенче тапкырындагы кебек, шартлы хөкем алган. Җиде елдан соң аны кабат кулга алалар һәм лагерьгә озаталар, ул анда вафат була.­

Ә менә җирләнгән урыны әлегә кадәр билгесез. 1989 елда акланган”, – дип сөйли Александра Александровна.

Павел Силантьевның алты баласының язмышы төрлечә булып чыга. Фотодагы Александр сугыш вакытында үпкәсе шешүдән үлә. Горький заводында эшләгәндә салкын тидергән була.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев