Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Александр Калинин агач эше белән шөгыльләнергә яраткан

Ул 1939 елның 6 декабрендә Олы Тархан районының (хәзерге вакытта – Буа рай­оны) Рус Киштәге авылында туган.

(Тәтеш, 16 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Александр Калинин 30 ­елдан күбрәк авыл хуҗалыгы тармагы өчен кадрлар әзерләү белән шөгыльләнгән.

Ул 1939 елның 6 декабрендә Олы Тархан районының (хәзерге вакытта – Буа рай­оны) Рус Киштәге авылында туган.

Армиядә чик буе гаскәрләрендә хез­мәт иткәннән соң, хезмәт эшчәнлеген ВЛКСМның Тәтеш райкомында башлап җибәргән. Александр Николаевич 1970 елда агроном белгечлеге буенча авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Тәтештәге 1нче урта мәк­тәптә биология укытучысы булып эшләгән. 

Александр Калининның төп хезмәт эшчәнлеге 1976 елдан 2008 елга кадәр Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында узган. Хезмәт ветераны 30 елдан артык авыл хуҗалыгы тармагы өчен кадрлар әзерләү белән шөгыльләнгән, аның чыгарылышлары безнең районда гына түгел, ә бөтен ил буенча үз белемнәрен уңышлы кулланганнар.

Александр Николаевич агрономия фәннәре укытучысы, укыту эшләре буенча директор урынбасары, директор булып эшләгән. 1986 елда тәмамлаган Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясендә алган белеме дә педагогның һөнәри осталыгын арттырган. Ул җитәкчелек иткәндә техникум өчен истәлекле вакыйга булган – уку йортына югары җитештерү күрсәткечләре өчен ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетының күчмә Кызыл Байрагы тапшырылган, уку корпусы янында тулай торак төзелеше ­башланган.   

Авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү һәм укыту эшендә аерым уңышлары өчен Александр Калинин төрле дә­рәҗәдәге күп кенә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән. 

Александр Калинин 2019 елның 30 мартында вафат булган.

Алевтина Калинина, хатыны: 
– Александр Николаевич бик тырыш, чиста күңелле кеше иде, тормышны, кешеләрне, табигатьне яратты. Әгәр ул берәр төрле эшкә алынса, һичшиксез, ахырына кадәр җиткерә иде. Кешеләрдә гаделлекне бәяләде һәм үзе дә дөресен сөйләүне өстен күрде, очрак чыкканда болай дип кабатлый иде: “Боларның     барысы да сафсата, эш белән дәлилләргә кирәк”.
Һөнәри эшчәнлектә ул үзе дә үсешкә омтылды һәм студентларны да шуңа өйрәтте, алар аны хөрмәт иттеләр. Коллективта һәм студентлар белән дә ул кирәгенчә кырыс, аңлаучан булды. Ул беркайчан да шәхси вакытын кызганмады, производство өчен янып-көйде. Ул вакытта укучылар 600гә якын иде, әле өйрәнү хуҗалыгы да, яшелчә үстерү өчен тугай да бар иде. Ул тәртип һәм чисталык яратты, фермада терлекчеләрне мактап: “Сездә модель ботинкаларда да йөреп була”, – дип шаярта иде.
Өйдә барысын да эшли белде, өч йорт салдым дип әйтә иде. Агач белән эшләү – аның шөгыле булды, аңардан ул тынычлык һәм юаныч тапты. Ручка белән эшләгәнгә караганда, күбрәк балта белән эшлим, дип әйтә иде. Аның куллары хезмәт белән сөялләнгән иде. Кызына үз куллары белән ясаган караваты бүгенге көнгә кадәр сакланып калган, аның онык­ларына да кирәге чыкты. Йортыбыз тәрәзәләренә йөзлекләрне күңел биреп кисте, барысын да пөхтә итеп эшләде, озак елларга җитәсенә ышанды.
Александр Николаевич уку белән мавыкты, безнең өйдә зур китапханә бар иде, моннан тыш әле тагын шәһәр китапханәсенә дә йөрде, һәрвакытта газета-журналлар яздырды. Массакүләм мәгълүмат чараларында илнең сәяси тормышын күзәтеп барды, барлык кискен үзгәрешләргә борчылды.
Минем өчен яраткан, кайгыртучан ир дә, тагын әле остаз һәм дус та булды. 

Станислав Преснов, хезмәттәше:
– Язмыш мине Александр Николаевич белән 1978 елда бүлек мөдире буларак эшкә алганда очраштырды. Бу вакытта ул совхоз-техникум директоры иде. Директор урынбасары вазифасында буларак, ул матди-техник базаны үстерүгә дә кулыннан килгәнчә өлеш кертте. Ул техникумның тарихы музеен оештыруда да архив документларыннан материаллар җыю буенча зур өлеш кертте. Кодрәтле, һәрвакытта шат күңелле, аралашучан иде, үзенә йөкләнгән эш өчен җан атып торды.
Хуҗалык итү сәләте хезмәтендә генә түгел, өй эшләрен башкарганда да күренде. Бакчада шөгыльләнергә яратты, аның белән бергә бакчасында берничә тапкыр җиләк-җимеш агачларына прививка ясаган булды, агач эшен, үз куллары белән нәрсә дә булса эшләргә яратты. Александр Николаевич турындагы якты хатирәләр минем йөрәгемдә мәңгегә сак­ланып калды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев